Әлмәттә Яшьләр көне уңаеннан «Холи буяулары» дигән чара узды

2023 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль эш буенча белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар һәм 18 нче урта белем бирү мәктәбе укучылары белән «Холи буяулары» дигән тематик чара үткәрделәр.

Яшел, кызгылт сары, кызыл, зәңгәр, көрән һәм төрле төстәге буяулар барлык катнашучыларны баштан аякка кадәр буяды һәм искиткеч күренеш тудырды.

Чарада 23 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International