Нурлат муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашулар үткәрү яхшы традициягә әверелде. «Бүген гражданлык һәм кеше бурычын үтәп, безне яклаучы егетләребезгә булышу бик мөһим», – диләр учреждениедә.
Җылы теләкләр белән хатлар җибәрүдән һәм игелек посылкаларыннан тыш, кыска вакытлы ялга кайткан якташларга да игътибар итү бик мөһим. Моның өчен гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаганнарның махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашуларын үткәрә. Бу җылы һәм дустанә очрашуларда балалар геройларның сугыш көннәре турында сорашалар, аларга тизрәк өйгә кайтуларын телиләр.