«Ялкын» приютында тәрбияләнүчеләр Әлмәттә экскурсиядә булдылар

2023 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

«ТатИТнефть» ҖЧҖ волонтерлары Бөгелмә районындагы «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен Әлмәт шәһәренә мавыктыргыч экскурсия оештырдылар. Балалар «8 миля» спорт клубындагы ачык һава астында хәрби техника музеенда булдылар.

Балалар хәрби техниканы кызыксынып карадылар, картодромда булдылар. Шулай ук экскурсия кысаларында төркем «Альметрика» интерактив үзәгендә булды. Мастер авиамоделировка нигезләре белән таныштырды. Мастер-класс ахырында балалар үз куллары белән ясалган авиамодельләрне очыш ераклыгына һәм төгәллегенә сынап карадылар. Шулай ук «Беркут» хәрби-тактик уеннар клубында лазертаг уйнау кызыклы булды.

Чарада приютта тәрбияләнүче 14 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International