Яр Чаллы картиналар галереясе белән хезмәттәшлек кысаларында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар өчен рәссам, сәнгать белгече Марат Миңнегалиев белән очрашу оештырылды.
Рәсем сәнгате һәм сәнгать дөньясына җәлеп итү максатыннан Марат Искәндәр улы ай саен картиналар галереясе базасында экскурсияләр һәм төрле мастер-класслар үткәрә. Бу юлы ул социаль хезмәтләр алучыларны портрет рәссамы Сергей Артемьев иҗаты белән таныштырды, аның эшләре галереяның күргәзмә залында тәкъдим ителгән.
Соңрак Марат Миңнегалиев җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар «Песи» күләмле аппликациясен ясау буенча мастер-класста катнаштылар. Иҗат процессы кызыклы һәм мавыктыргыч булып чыкты. Мондый аралашу формасы танып белү активлыгын, күзаллауны киңәйтергә һәм социомәдәни адаптация дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирде.