ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2023 ел
дүшәмбе

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре «Яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү контекстында гомуми белем бирү сыйфатын тәэмин итү» мәгариф системасы педагогик хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә катнаштылар.

24 августта Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр өчен «Робинзон» слеты узачак. Чара социаль приютта тәрбияләнүчеләр арасында караучысызлыкны, хокук бозуларны һәм балигъ булмаганнарның җәмгыятькә каршы гамәлләрен профилактикалауга юнәлдерелгән.

8 августта 45 татарстанлы Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә узган вакансияләр мини-ярминкәсендә булды.

Шушы көннәрдә Яшел Үзән шәһәрендә «Социаль хезмәт күрсәтүдә коммуникатив технологияләр» темасына күчмә семинар-киңәшмә узды.

12 августта Казанда терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балалар һәм яшьләр өчен «Җәйге турнир Зилант» коляскаларда теннис буенча ярышлар узды. 

Россиядә августның һәр икенче шимбәсендә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм хөрмәтенә Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Сәламәт булу һәрвакыт яхшы» дигән спорт-сәламәтләндерү чаралары оештырылды.

Татарстанда инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен һөнәри белем бирү оешмалары, гомуми белем бирү учреждениеләре, инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләре арасында «ИнваПрофи» Бөтенроссия һөнәри казанышлар конкурсының республика этабына йомгак ясалды.

Физкультурачы көне – спортны яраткан һәркем өчен бәйрәм. Чарага Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты да кушылды.

Шушы көннәрдә «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге белгече Гүзәл Кәлимуллина һәм шәфкать туташы Гөлшат Абдуллина яңа гаиләдә яшәүче Идея Жилина янына барып кайттылар.

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Исәнме, мәктәп!» чарасы узды. Тантаналы шартларда булачак беренче сыйныф укучыларын хөрмәтләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International