«Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә булачак беренче сыйныф укучыларын хөрмәтләделәр

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Исәнме, мәктәп!» чарасы узды. Тантаналы шартларда булачак беренче сыйныф укучыларын хөрмәтләделәр.

Әкияттәге персонажлар белән бергә балалар портфель җыйдылар, табышмаклар чиштеләр, җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр.

«Көмеш» яшьтәге волонтерлар һәм тернәкләндерү үзәгенең Күзәтчелек советы әгъзалары балаларга яхшы теләкләр белән мөрәҗәгать иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International