«ИнваПрофи» конкурсының республика этабы җиңүчеләре билгеләнде

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

Татарстанда инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен һөнәри белем бирү оешмалары, гомуми белем бирү учреждениеләре, инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләре арасында «ИнваПрофи» Бөтенроссия һөнәри казанышлар конкурсының республика этабына йомгак ясалды.

Конкурсның республика этабының конкурс комиссиясе утырышы 14 августта читтән торып уздырылды. Төбәк этабында җиңүчеләр:

- Гусева Марина Юрьевна, Болгар мәктәп-интернаты биология укытучысы;

- Абдулкадырова Гүзәлия Габделәхәт кызы, Лаеш муниципаль районында мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге;

- Сәгыйтова Татьяна Васильевна, Лаеш муниципаль районында мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге.

Региональ этапта җиңүчеләр конкурсның федераль этабында катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International