12 августта Казанда терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балалар һәм яшьләр өчен «Җәйге турнир Зилант» коляскаларда теннис буенча ярышлар узды. Хәйрия турнирын оештыручы – «Второе дыхание» АКБО. Ул 2020 елдан бирле терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган балалар һәм яшьләр арасында теннис буенча бушлай тренировкалар оештыру белән шөгыльләнә.
Чарада шулай ук «Солнечный» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылары да булып кайтты.