Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре «Яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү контекстында гомуми белем бирү сыйфатын тәэмин итү» мәгариф системасы педагогик хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә катнаштылар.
Киңәшмәдә тернәкләндерү үзәге директоры урынбасары Юлия Драничникова үзәк эшчәнлеге, мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләү технологияләре һәм ысуллары турында сөйләде. Укытучы-логопед Наталья Кузнецова һәм адаптив физик культура буенча инструктор Александра Пензина «Мөмкинлекләре чикле балаларның мотор һәм когнитив күнекмәләрен стимуллаштыру өчен нейросенсор җайланмаларын һәм җиһазларын куллану ысуллары» дигән мастер-класс үткәрделәр. Алар төрле балалар белән дәресләрдә кулланыла торган нейросенсор җайланмаларны тәкъдим иттеләр. Катнашучылар заманча җиһазларны үзләрендә сынап карый алдылар.
.jpg)