Россиядә августның һәр икенче шимбәсендә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм хөрмәтенә Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Сәламәт булу һәрвакыт яхшы» дигән спорт-сәламәтләндерү чаралары оештырылды.
Иң спорт сөючеләр үзләрен спортчылар ролендә сынап карадылар һәм палата шәфкать туташы җитәкчелегендә спорт эстафетасында катнаштылар. Социаль эш буенча белгеч өлкәннәр белән бергә спорт ребусларын чиште. Ә олы шәфкать туташы сәламәт туклану турында викторина үткәрде.