Шушы көннәрдә «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге белгече Гүзәл Кәлимуллина һәм шәфкать туташы Гөлшат Абдуллина яңа гаиләдә яшәүче Идея Жилина янына барып кайттылар.
Олы яшьтә булу сәбәпле, өлкән яшьтәге әбинең сәламәтлеге бераз начарланган. Белгеч аның белән әңгәмә үткәрде, аның хәле, кәефе турында белде. Идея Жилина үзенең ярдәмчесе Маргаритага һәм аның гаиләсенә яхшы караулары өчен рәхмәт белдерде. Шәфкать туташы Гөлшат Абдуллина дөрес туклану һәм өлкән яшьтәге кешене карау буенча киңәшләр бирде.
Шулай ук чарага «көмеш» волонтерлар Гүзәлия Ризванова һәм Лилия Гарипова да җәлеп ителде. Алар олы яшьтәге хатын-кыз белән өстәл уеннары үткәрделәр. Шулай ук Идея Жилина буш вакытларында иске җырлар тыңларга яратуын сөйләде. Волонтерлар белән бергә ул яраткан композицияләрен башкарды.