«Ышаныч» үзәге белгечләре хезмәттәшләре өчен мастер-класслар үткәрделәр

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Яшел Үзән шәһәрендә «Социаль хезмәт күрсәтүдә коммуникатив технологияләр» темасына күчмә семинар-киңәшмә узды.

Яшел Үзән шәһәренең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ышаныч» тернәкләндерү үзәге мастер-класслар үткәрде. Дәресләрнең максаты – күзаллау һәм вак моториканы үстерү. Семинарда катнашучылар, инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре һәм мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре директорлары һәм белгечләре, хезмәттәшләреннән мастер-классларда рәхәтләнеп катнаштылар. Һәркем бөреләрдән композиция, макраме техникасында декоратив яфрак ясарга тырышты. Эшләрне истәлекле бүләк итеп һәркем үзенә калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International