8 августта 45 татарстанлы Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә узган вакансияләр мини-ярминкәсендә булды.
Дүрт оешма дәгъвачыларга 85 вакантлы урын тәкъдим итте. Мәсәлән, Торак-коммуналь хуҗалык департаментына шәһәр территорияләрен җыештыруны контрольдә тоту буенча белгеч кирәк. Металл конструкцияләр заводына станочниклар, электр эретеп ябыштыручы бик кирәк, шулай ук биредә студентларны һәм 17 яшьтән башлап укучыларны вакытлыча эшкә алалар. «Итле Китчен» ҖЧҖ җитештерүне киңәйтә, шуңа күрә анда аш-су осталары, ашханә хезмәткәрләре, упаковщиклар һәм башка белгечләр алына.
Эш бирүчеләр тәкъдим иткән минималь хезмәт хакы – 19 565 сум, максималь хезмәт хакы – 60 000 сум. Эш шартлары, вазыйфаи бурычлар, предприятиедә һөнәр алу мөмкинлеге белән кызыксынып, дәгъвачылар актив рәвештә сораулар бирделәр. Нәтиҗәдә, 15 кешене эш бирүче белән икенче очрашу көтә.
Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге әзерләгән чираттагы ярминкә эш эзләүдә кыенлыклар кичергән кешеләр өчен булачак.