Композитор Рөстәм Яхин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында узды. Аны татар музыкасы классигының тууына 102 ел тулуга багышладылар.
Чараны Татарстан Республикасы гимны белән башладылар, аның музыкасы авторы – Рөстәм Яхин. Актлар залында җыелган кешеләр гимнны басып тыңладылар. Мәдәни ялны оештыручы Наталья Котова өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны бөек пианист һәм композиторның биографиясе, аның иҗаты белән таныштырды, аның иң танылган җырларын үзе башкарды.
Барысы да зур дәрт белән таралышты. Наталья Котова сүзләренчә, мондый чаралар социаль хезмәтләр алучыларның танып белү активлыгын стимуллаштыра, аларда әйләнә-тирә дөньяга кызыксыну уята.