Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Физкультурачылар көне оештырылды. Социаль хезмәт алучылар өчен төрле кызыклы программа әзерләделәр, бергәләп төсле плакат ясадылар.
Интернат-йортта яшәүчеләр скакалка аша сикерделәр, туп белән йөгерделәр, боҗра белән күнегүләр ясадылар. Шулай ук аларны өстәл теннисы һәм бадминтон буенча мини-турнирларда катнашырга чакырдылар.
Монда яшәүчеләр арасында спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучылар күп, шуңа күрә катнашучыларга кытлык булмады. Хәтта коляскалылар һәм 91 яшьлек тыл хезмәтчәне Лариса Отставнова да кушылдылар. Алар төрле эстафеталарда ярыштылар. Өстәл теннисына килгәндә, монда, һәрвакыттагыча, Надежда Лепихинана тиңнәр булмады. Ул пенсионерлар арасында спортның бу төре буенча республика турнирының район этабында җиңүче.
Мәдәни ялны оештыручы Наталья Котова сүзләренчә, мондый спорт бәйрәмнәре социаль хезмәтләр алучыларның хәрәкәт активлыгын арттырып кына калмый, ә аларны сәламәт яшәү рәвеше белән дә таныштыра, уртак вакыт үткәрүнең шатлыгы бүләк итә. Җәй көне, һава торышы саф һавада дәресләргә уздырырга мөмкинлек биргәндә, мондый чараларны даими үткәрергә тырышалар.