14 августта «Көмеш волонтер» уртак программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучысы «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булды. Күчмә чара приютта тәрбияләнүчеләрне борынгы йон эрләү ысулына өйрәтүгә юнәлдерелгән.
Башта Наилә Вәгыйз кызы йон эрләү өчен нәрсә кирәклеге турында таныштыру әңгәмәсе үткәрде, тыңлаучыларны йон эрләү өчен борынгы аппарат белән таныштырды, йон төрләре һәм үзлекләре турында сөйләде.
Приютта тәрбияләнүчеләр дәртләнеп тыңладылар һәм сораулар бирделәр, һәркайсы йон белән эшләп карады. Дәресләрне балалар үзләре дәвам итә алачак, ә йон оекбашлар бәйләргә аларны Наилә Вәгыйз кызы үзендә кунакта, интернат-йортта өйрәтәчәк.