Минзәлә балалары өчен урамда уеннар оештырылды

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

«Үзгәрешләр җәе» ял мәйданчыгы кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан балигъ булмаганнар өчен «Барысы да старт ала» дигән спорт чарасы оештырылды.

Ачык һавада уйнау балалар үсешенә бик яхшы тәэсир итә. Чара башында балаларга эстафеталар тәкъдим иттеләр, аннары алар ишегалды уеннары уйнадылар – болар барысы да мобиль кушымталарга һәм гаджетларга яхшы альтернатива.

Чарада җиде бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International