12 августта, Россия Хәрби-һава көчләре көнендә, Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында бәйрәм чарасы уздырылды.
Балаларга кунакка хәрби хезмәткәрләр һәм Хәрби-һава көчләре ветераннары килде. Балалар аларны котлау шигырьләре белән сөендерделәр. Кунаклар исә балаларга татлы бүләкләр бирделәр, аларга нык сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләделәр.
Аннары приютта тәрбияләнүчеләр «Россия күген батыр кешеләр саклый» спорт чарасында актив катнаштылар. Аларга төрле конкурсларда һәм эстафеталарда киртәләрне җиңәргә кирәк иде.
Чара саф һавада чәй эчү белән тәмамланды.