Җәйге эш яшүсмерләргә гаилә бюджетына өлеш кертергә ярдәм итә

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

Светлана Васильева гаилә шартлары буенча «Ялкын» социаль приютында була. Уку елы башланыр алдыннан 15 яшьлек кыз мәктәптә уку өчен кирәкле барлык әйберләр белән үзен тәэмин итәргә, шулай ук приюттан кайткач, әнисенә ярдәм итәргә һәм гаилә бюджетына үз өлешен кертергә теләгән. Яшүсмер эшкә урнаша алуын аңлый. Светлана приют хезмәткәре белән бергә эш эзләүдә ярдәм итсеннәр өчен Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итә. Җәйге өстәмә эш мөмкинлеге турында кыз мәшгульлек хезмәте белгеченнән белә, ул аның белән һөнәри юнәлеш бирү эше алып барган була.

Эш белән тәэмин итү үзәге юнәлеше буенча яшүсмер «УК ЖЭУ № 5» ҖЧҖ төрле эш башкаручы булып урнаша. Бу аның беренче эш тәҗрибәсе була, моңа кадәр кыз волонтерлык эшчәнлегендә актив катнашкан. Эшләп тапкан акчаларын ул канцелярия кирәк-яракларына сарыф итәргә планлаштыра.

Хәзер кыз әнисе белән өйдә, һәм аның җәйге эше бөтен гаилә өчен зур финанс ярдәме булган. Светлана киләсе елда да эшкә урнашу мәсьәләсе буенча белгечләргә кабат мөрәҗәгать итәргә планлаштыра.

2023 елның 1 августына Бөгелмәнең мәшгульлек үзәге аша 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге 545 яшүсмер эшкә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International