Министрлык «Безнең төбәк осталары» конкурс-фестивален үткәрә

2023 елның 1 сентябре, җомга

Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларның социаль хезмәтләрен алучылар арасында «Безнең төбәк осталары» конкурс-фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.

Конкурсның максаты – интернат-йортларда социаль хезмәтләр алучыларның иҗади активлыгын стимуллаштыру, шулай ук өлкән буынның һөнәри тәҗрибәсен, күнекмәләрен һәм осталыкларын өйрәнү һәм тарату.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- Декоратив-гамәли иҗат;

- Кулинария сәнгате;

- Нәфис сүз.

Конкурс эшләре 2023 елның 4 сентябренә кадәр кабул ителә. Аларны түбәндәге ысулларның берсе белән җибәрергә мөмкин:

- rrc.org@bk.ru адресына электрон почта аша («Безнең төбәк осталары» билгесе белән);

- 420107, Казан шәһәре, Петербург ур., 40 йорт адресы буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International