Кичә Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә хезмәт алучылар һәм балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән Белем көненә багышланган чара үткәрелде.
Балалар табышмаклар чиштеләр, математика мәсьәләләрен чиштеләр, ребусларны чишәргә өйрәнделәр, мәктәп турында кызыклы мәгълүмат алдылар, конкурсларда актив катнаштылар.
Социаль эш буенча белгечләр балалар йортында да булдылар. Балалар кунакларга кышкы бакчаны, тере почмакны күрсәттеләр. Шулай ук балалар логик фикерләү, игътибар һәм хәтерне үстерүгә юнәлдерелгән викторинада актив катнаштылар.
Чарада 18 кеше катнашты.