Зәйдә яшәүче балалар өчен танып белү сәгате үткәрелде

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

29 августта Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен Татарстан Республикасы көненә багышланган танып белү сәгате үткәрделәр.

Балаларга милли баш киеме барлыкка килү тарихы, хуҗаның хәленә бәйле рәвештә түбәтәйнең тышкы кыяфәте ничек үзгәрүе турында сөйләделәр. Дәрестә катнашучыларның һәрберсе үз түбәтәйләрен ясарга тырышты. Балалар үзләренең бабайларында нинди түбәтәйләр барлыгы, алар түбәтәйләрне нинди бәйрәмнәргә киюләре турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International