Сәламәт булырга вакыт

2023 елның 1 сентябре, җомга

Менделеевск муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кама таңнары» социаль приютында «Җиңү вакыты» АКБОның «Сәламәт бул» кислород фитобары» проектын тормышка ашыру дәвам итә. Ул гражданлык җәмгыятен үстерүгә республика гранты акчасына гамәлгә ашырыла.

Проект кысаларында приют тәрбияләнүчеләре кислород коктейльләре һәм үлән чәйләре эчәләр. Шулай ук атна саен сәламәтлек дәресләре һәм сулыш гимнастикасы комплекслары үткәрелә. Дәресләрдә балалар сәламәтлек саклау кагыйдәләре белән танышалар, начар гадәтләрнең зарарлы йогынтысы, дөрес туклану турында беләләр. Сәламәтлекләрен саклап калу өчен, проектның яшь катнашучылары спорт конкурсларында актив катнашалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International