31 августта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылар әти-әниләре белән бергә шәһәр чәчәкләр фестивалендә булдылар.
Юлда социаль хезмәтләр алучылар шәһәр җирлегендә ориентлашу принципларын искә төшерделәр. Экскурсия барышында учреждение белгече катнашучыларга һәр композиция турында сөйләде, сораулар бирде. Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләренә багышланган композицияләргә аерым игътибар бирелде.
Чарада 11 кеше катнашты.