Яшь татарстанлылар «Россия эше» порталында һөнәри юнәлеш бирүче тестлар уза

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре 12 яшьтән өлкәнрәк балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар өчен «Россия эше» порталы ресурсларын кулланып, һөнәри юнәлеш бирүче тестлар узу оештыралар. Тестлар балаларның темпераментын, фикерләү үзенчәлекләрен, омтылышларын һәм һөнәри кызыксынуларын билгели.

Тестлар һөнәри үзбилгеләнү, яшүсмерләрне һөнәр сайларга әзерләү максатыннан үткәрелә.

Моннан тыш, балигъ булмаганнарның заманча хезмәт базары турындагы күзаллауларын киңәйтү өчен предприятиеләргә һәм оешмаларга экскурсияләр оештырыла. Балалар нинди һөнәрләр барлыгы, теге яки бу белгечләрнең нәрсә белән шөгыльләнүе турында беләләр. Бу максаттан «Тәтеш балкышы» үзәге китапханәгә, мәшгульлек үзәгенә, типографиягә экскурсияләр оештырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International