Иртәгә, 1 сентябрьдә, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова 1 нче санлы Балык Бистәсе гимназиясе укучылары алдында лекция белән чыгыш ясаячак. 50гә якын тыңлаучылар катнашыр дип көтелә.
Чара «Белемең белән уртаклаш» Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе кысаларында узачак. Акция РФ Мәгариф министрлыгы, РФ Фән һәм югары белем министрлыгы, РФ Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды.
Эльмира Зарипова акциянең яшь катнашучылары белән хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау тармагы мисалында Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенең актуаль юнәлешләре турында фикер алышачак, шулай ук балаларның барлык сорауларына җавап бирәчәк.
Ачык дәрес Балык Бистәсе, Ленин урамы, 42Б йорт адресы буенча узачак. Башлана сәгать унда.
ММЧ өчен элемтәләр: Рафаил Гыйниятуллин, тел.: (843) 557-20-64.