«Демография» милли проекты кысаларында өч меңнән артык татарстанлы яңа һөнәр үзләштерә

2023 елның 1 сентябре, җомга

2023 ел башыннан Татарстан Республикасында «Демография» милли проекты кысаларында 3,4 мең кеше укуга кереште. Мондый мөмкинлекне 3 яшькә кадәр бала карау буенча ялда булган хатын-кызлар актив куллана, – хәзерге вакытта 1 368 укучы. Шулай ук яңа һөнәрне үзләштерүчеләр арасында 1 360 эшсез татарстанлы һәм 50 яшьтән өлкәнрәк дәгъвачылар бар. Милли проект кысаларында 35 яшькә кадәрге 81 граждан һәм эштән азат ителү куркынычы астында булган предприятие хезмәткәрләре яңа белемнәр ала.

Исегезгә төшерәбез, милли проектны гамәлгә ашыру 2019 елда башланды. Бу чорда Татарстан Республикасында 28,7 меңнән артык кеше һөнәри белем алган. Узган ел 9,2 мең кеше яңадан укыган. 2023 елда милли проект кысаларында ким дигәндә 5,6 мең татарстанлы яңа белем алачак дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International