Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Халыкара хәйриячелек көненә беләзекләр ясадылар. Эш хезмәт буенча инструктор Гөлнара Сәлихҗанова җитәкчелегендә башкарылды.
Беләзекләр белән яшүсмерләр «Шәфкать үзәге»нең көндезге тору бүлегенә кунакка бардылар. Бүлеккә тернәкләндерү үзәген тәмамлаучылар да йөри.
Очрашу бик җылы узды. Балалар таныштылар, аралаштылар. Аннары тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре социаль хезмәт алучыларга үз куллары белән ясалган беләзекләр бүләк иттеләр.
«Өмет чаткысы» үзәге белгече сүзләренчә, мондый очрашулар һәм чаралар балалар арасында дуслыкны ныгыта, коллективны берләштерә.