Татарстан һәм Башкортостан озак вакыт карау системасы методологиясе өлешендә хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе

5 сентябрьдә, Мәскәүдә узган V Төбәкләрнең социаль инновацияләре форумында, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Башкортстан Республикасы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы гражданнарны эш белән тәэмин итү, социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау системасын камилләштерү максатларында хезмәттәшлекне үстерү турында килешү төзеделәр. Документны министрлар Эльмира Зарипова һәм Ленара Иванова имзалады.

Ике республика министрлыклары инвалидлар һәм тормыш эшчәнлеге чикләнгән башка затлар өчен уңайлы яшәү мохите булдыру һәм үстерү тәҗрибәсен өйрәнәчәк. Шулай ук имзаланган документ әлеге өлкәдә хезмәттәшләренең эш тәҗрибәсен өйрәнүне күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International