Арча районының өлкән яшьтәге кешеләре Скандинав йөреше белән шөгыльләнә

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар белән эшләүдә гражданнарның физик һәм психологик сәламәтлеген саклауга ярдәм итүче төрле технологияләр кулланыла. Мондый технологияләрнең берсе – «Скандинав йөреше».

Скандинав йөреше баш мие кан әйләнешенә уңай йогынты ясый, йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыта, нерв-психологик халәтне яхшырта. Бу олы кешенең физик активлыгын тәэмин итүнең иң яхшы ысулларының берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International