«Тәтеш балкышы» үзәге күпбалалы гаиләләргә профилактик тикшерүләр үткәрә

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Тәтеш районында җылыту сезоны башланыр алдыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча күпбалалы гаиләләрнең торак биналарын тикшерү эшләре дәвам итә. 5 сентябрьдә «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече янгын сүндерү хезмәте хезмәткәре белән берлектә ведомствоара сәфәр кысаларында Тайба-Тауш, Киртәле, Кадыш, Урюм, Пролей-Каша авылларында яшәүче гаиләләр белән очрашты.

Тикшерү барышында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү кирәклеге турында инструктаж үткәрелде, автоном янгын хәбәрчеләренең эшкә яраклылыгы тикшерелде, батареясы төзек булмаган очракта, аны алыштыру башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International