Әлмәт районында бердәм хокукый ярдәм көне уздырылды

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе

5 сентябрьдә Әлмәт муниципаль районының социаль яклау идарәсендә балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче гаиләләргә алимент түләтү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтү көне узды.

Чарада адвокат Эльмира Миңнегараева, суд приставы-башкаручы Регина Сираева, «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге юрисконсульты Эльвира Юнысова катнаштылар.

Бу көнне балигъ булмаган балалар тәрбияләүче һәм элеккеге ирләре алимент түләмәүче дүрт хатын-кыз хокукый ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Сораулар алимент түләтүгә гариза бирү һәм бурычлы кешене эзләү тәртибенә кагылды. Барысына да консультация ярдәме күрсәтелде, чишелеш юллары тәкъдим ителде, аңлатмалар һәм тәкъдимнәр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International