Татарстан Республикасы эш бирүчеләре тарафыннан «Россиядә эш» цифрлы платформасында игълан ителгән вакансияләр саны 36 532 берәмлекне тәшкил итте. Шулардан:
- 21,7 % җитештерүдә (7,9 мең эш урыны);
- 12,6 % төзелеш һәм күчемсез милек өлкәләрендә (4,6 мең эш урыны);
- 6,1 % транспорт өлкәсендә (2,2 мең эш урыны);
- 4,9 % сәламәтлек саклау өлкәсендә (1,8 мең эш урыны);
- 4,7 % мәгариф һәм фән өлкәсендә (1,7 мең эш урыны);
- 3,6 % сату һәм көнкүреш хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (1,3 мең эш урыны);
- 2,7 % азык-төлек сәнәгате өлкәсендә (1 мең эш урыны);
- 0,3 % консалтингта (0,1 мең эш урыны);
- 43,4 % – башка өлкәләр (15,9 мең эш урыны).
Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,16 кеше тәшкил итә. Рәсми рәвештә эшсезләр сыйфатында 5 865 татарстанлы теркәлгән.