Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Белем күп булмый, мәктәп безне кабат каршы ала» дигән дәрес узды. Чараның максаты – белемгә һәм мәктәпкә мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияләү, балаларда бәйрәм кәефе булдыру.
Тәрбияләнүчеләр өчен видеоматериал әзерләнгән иде, алар Белем көненең тарихы һәм традицияләре, мәктәптә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштылар, мәктәп кирәк-яракларының ничек аталганын белделәр, мәктәпкә букча җыйдылар һәм хәтта физкультура дәресендә булдылар. Педагог балаларга 1 сентябрьдә традицион рәвештә мәктәпләрдә тантаналы линейкалар, сыйныф сәгатьләре, тынычлык дәресләре узуын сөйләде.