ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Яшүсмерләрнең һөнәри үзбилгеләнүенә ярдәм итү максатыннан «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ел дәвамында балигъ булмаган социаль хезмәт алучыларны төрле һөнәрләр белән таныштыралар, төрле предприятиеләргә экскурсияләр оештыралар. 

Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган чаралар кысаларында Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Зөлфирә Нигъмәтҗанова прәннек бизәү буенча мастер-класс үткәрде.

Азнакай районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә 13 сентябрьдә методик сәгать үткәрделәр. Чара деменцияне профилактикалау айлыгы кысаларында оештырылды.

Бүген Арча районы «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен төркемле дәрес үткәрелде. Ул социаль-көнкүреш адаптациясен үстерүгә юнәлдерелгән.

12 сентябрьдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Зилә Мөдәрисова «Craft тарихы» социаль технологиясен тормышка ашыру кысаларында балигъ булмаганнар һәм өлкәннәр өчен туган якны өйрәнү музеена баруны оештырды.


12
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

12 сентябрьдә Аксубай муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева килде.

Татарстан Республикасы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре вәкилләре Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә һөнәри осталык бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр арасында.

10 сентябрьдә Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Елена Зверева мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләр белән «Безнең әби-бабайларыбызның уеннары» дәресе үткәрде. Чараның максатлары – балаларга сәламәт яшәү рәвеше культурасын сеңдерү һәм дуслык хисе тәрбияләү.

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган төркемле дәрес үткәрде.

11 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары өчен тематик әңгәмә үткәрделәр һәм рәсемнәр күргәзмәсе оештырдылар. Чара яшьләр арасында экстремизмны кисәтү һәм яшьләрне деструктив оешмаларга җәлеп итүгә каршы тору максатыннан оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International