12 сентябрьдә Аксубай муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева килде.
Визит кысаларында Наталья Владимировна гражданнарны кабул итте. Социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Алексей Тимирясов һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Зайцева белән берлектә алар балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приютында булдылар, анда социаль хезмәтләр алучыларның яшәү шартлары белән таныштылар.
Шулай ук министр урынбасары Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булды.