Бүген Арча районы «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен төркемле дәрес үткәрелде. Ул социаль-көнкүреш адаптациясен үстерүгә юнәлдерелгән.
Кулинария мастер-классында катнашучылар өй токмачы өчен камыр басу, аны җәю һәм кисү технологиясе белән таныштылар.
Дәреснең максатлары милли татар ашлары традицияләрен үзләштерү, эштән бик күп яхшы тәэсирләр алдылар.