Яшүсмерләрнең һөнәри үзбилгеләнүенә ярдәм итү максатыннан «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ел дәвамында балигъ булмаган социаль хезмәт алучыларны төрле һөнәрләр белән таныштыралар, төрле предприятиеләргә экскурсияләр оештыралар. Тәтеш икмәк кабул итү предприятиесенә шундый экскурсияләрнең берсе 8 сентябрьдә булды.
Ашлыкның сыйфатын билгеләү өчен пробалар алучы лабораториядән башланган икмәк кабул итү предприятиесенең бөтен территориясе буенча кызыклы экскурсия барышында яшүсмерләр икмәк безнең өстәлләргә эләккәнче аның озын юл үткәнен белеп гаҗәпләнделәр.