Татарстан белгечләре социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләр арасында

2023 елның 12 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре вәкилләре Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә һөнәри осталык бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр арасында.

Иң яхшы проектлар авторлары арасында Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Надежда Ибраһимова, «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәге директоры Ольга Гончарова, «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры урынбасары Юлия Драничникова.

Быел конкурсның төбәк этабында 65 учреждениедән 83 номинант катнашкан, шуларның 12 федераль этапка күчкән.

Җиңүчеләрнең барысы да үз урыннарын Сочида Бөтенроссия хезмәтне саклау атналыгы кысаларында узачак бүләкләү тантанасында беләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International