Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган чаралар кысаларында Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Зөлфирә Нигъмәтҗанова прәннек бизәү буенча мастер-класс үткәрде.
Чараның беренче өлешендә тәрбияче прәннек тарихы турында сөйләде. Дәреснең икенче өлешендә балалар үзләренең кулинар шедеврларын ясый башладылар. Тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре зур рәхәтлек белән прәннек бизәделәр.
Чарада катнашучылар кызыклы вакыт уздырып кына калмадылар, якыннары өчен искиткеч бүләк тә ясадылар.