«Кайгырту» социаль приютында ишегалды уеннарын популярлаштыралар

2023 елның 12 сентябре, сишәмбе

10 сентябрьдә Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Елена Зверева мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләр белән «Безнең әби-бабайларыбызның уеннары» дәресе үткәрде. Чараның максатлары – балаларга сәламәт яшәү рәвеше культурасын сеңдерү һәм дуслык хисе тәрбияләү.

Дәрестә 12 кеше катнашты. Приютта тәрбияләнүчеләр әби-бабайлары өчен уенның буш вакыт үткәрү ысулы булуын белделәр. Бу уеннар гадәти булмаган һәм мавыктыргыч, чөнки алар компьютерлар да, кәрәзле телефоннар да булмаган вакытта уйлап чыгарылган.

Балалар бик теләп төрле уеннар уйнадылар, үз көчләрен, җитезлекләрен, тизлекләрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International