Азнакай районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә 13 сентябрьдә методик сәгать үткәрделәр. Чара деменцияне профилактикалау айлыгы кысаларында оештырылды.
Методик сәгать барышында учреждение хезмәткәрләре «Деменцияле кеше белән аралашу күнекмәләре» темасына вебинар карадылар. Алар деменцияне профилактикалау һәм деменциядән интегүче өлкән яшьтәге гражданнар белән эшләү ысуллары белән таныштылар.