11 сентябрьдә Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә акча урлауга юнәлдерелгән алдауның киң таралган ысуллары һәм төрләре турында мәгълүмати-аңлату әңгәмәсе булды. Үзәк хезмәткәрләре өчен чараны юрисконсульт үткәрде.
Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россия эше» порталында белдергән вакансияләр саны 36 729 берәмлекне тәшкил итә.
2023 елның 15 сентябренә кадәр «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә «Россия – минем тарихым. Татарлар Ватанга хезмәттә» мультимедия күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән фотоматериаллар һәм документлар татар халкының илебез үсешенә керткән өлешен чагылдыра.
«Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары картиналар галереясендә булдылар. Анда «Халык уеннары һәм күңел ачулар» күргәзмәсе белән таныштылар.
Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык 2023 елның 20 августынан 24 сентябренә кадәр «Росмолодежь.Грантлар 2 сезон» конкурсына гаризалар кабул итә. Конкурс ил яшьләрен иҗади эшчәнлеккә һәм социаль практикага җәлеп итүгә, шулай ук гражданлык активлыгын арттыруга, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм илнең үсеше мәнфәгатьләрендә яшьләрнең потенциалын ачуга юнәлдерелгән.
Патриотик тәрбия буенча чаралар планы кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы көндезге тору төркеме белән дәрес үткәрде.
Бизнеска законнарның гамәлдәге таләпләре турында оператив мәгълүмат бирү максатыннан «Тикшерелгән бизнес» интернет-порталы эшли (provbiz.ru). Портал 2017 елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы инициативасы белән булдырылган.
Бөек Ватан сугышы чорында Советлар Союзы Герое Зоя Космодемьянскаяның тууына 100 ел тулу уңаеннан Түбән Кама шәһәренең «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Үлемсезлеккә адым» дигән истәлекле сәгать узды.
2017 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» пилот проектын башлап җибәрде. Проектның максаты – олы яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга үзләрен гаиләнең тулы хокуклы өлеше итеп хис итәргә һәм мәхәббәт, хөрмәт һәм игътибар белән яшәргә мөмкинлек бирү.
Яр Чаллы шәһәрендә «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Татнефть» хәйрия фонды, шулай ук «Үзгәрешләр вакыты» тренинг үзәге ярдәме белән «СтолярКо» балта остаханәсен ачу тантанасы булды. Остаханә психик сәламәтлеге бозылган инвалидлар өчен, шулай ук гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә хезмәт алучы балигъ булмаган яшүсмерләр өчен билгеләнгән.