«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган төркемле дәрес үткәрде.
Балалар Бесланда булган фаҗигале вакыйгалар, үзләрен яклау һәм куркыныч янаганда ничек эш итү турында белделәр.
Чараның максатлары балигъ булмаган социаль хезмәт алучыларга террорчылыкның асылын һәм экстремаль ситуацияләрдә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен аңлату, үсеп килүче буында җәмәгатьчелек аңын һәм гражданлык позициясен формалаштыру иде.
Ахырда балаларга тематик белешмәлекләр таратылды.