Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Көйне танып бел» музыкаль уенын үткәрәләр. Чара шагыйрь-җырчы Михаил Таничның тууына 100 ел тулуга багышланды. Социаль хезмәт алучылар яшьлегендәге яраткан җырларын танып белделәр. Шулай ук мәдәни ялны оештыручы Наталья Котова шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләде.
Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеменә йөрүче социаль хезмәтләр алучылар өчен даруханә пунктына баруны оештырдылар. Чараның максаты –мөстәкыйльлекне һәм көндәлек тормышта адаптацияне үстерү.
«Экстремизмга – юк!» айлыгы вакытында, шулай ук хокук бозуларны профилактикалау программасы кысаларында Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Алия Нигъмәтҗанова куркыныч төркеменә керүче балигъ булмаган балалар һәм профилактик исәптә торучы яшүсмерләр белән социаль навигатор – «Мин – кеше» уены ярдәмендә чара үткәрде.
Кукмара районында «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучыларның спорт ялы оештырылды. Чараның максатлары балаларның рекреацион күнекмәләрен үстерү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, уртак уен барышында уңай эмоциональ кәеф булдыру иде.
Сентябрьдә Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәге каршындагы көндезге тору бүлеге юбилеен билгеләп үтә. Бу кечкенә булса да, әмма мөһим датаны «Син шәп» конкурсы белән билгеләп үттеләр.
Шушы көннәрдә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чын татлы бәйрәм оештырдылар.
Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Махсус транспорт» дигән юл йөрү кагыйдәләре буенча тематик дәрес уздырдылар.
Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль эш буенча белгечләр һәм социаль хезмәтләр алучылар «Балалар күзләре белән дөнья» бөтенроссия иҗади конкурсында катнаштылар. Конкурсны «НИКА» белем бирү порталы үткәрә.
15 сентябрьдә Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә психик тайпылышлары булган гражданнар өчен интернат-йортларда социаль хезмәтләр алучылар арасында «Талантлар салават күпере» республика конкурс-фестивале узды. Быел ул инде җиденче тапкыр уздырылды.
5–10 сентябрьдә Липецк шәһәрендә III Халыкара инклюзив иҗади уеннар узды, анда инвалидлар, шулай ук инклюзив иҗади коллективлар мәдәният һәм сәнгатьтә югары казанышлар өлкәсендә ярыштылар.