Шушы көннәрдә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чын татлы бәйрәм оештырдылар. Сәбәбе дә туры килде – битараф булмаган татарстанлы Егор Юдин махсус интернат-йорт өчен 30 килограмм карбыз сатып алган. Мондый татлы бүләк ярдәмендә социаль хезмәт алучылар шатлык һәм балачак атмосферасына чумдылар.