ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

«Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре берничә чара һәм тематик әңгәмәләр, балалар рәсемнәре конкурслары үткәрделәр. Чаралар тәрбияләнүчеләргә террорчылык акты янаган очракта үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен аңлатырга мөмкинлек бирде.

«Гарденотерапия» технологиясе буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре «Үсемлек яфракларын әзерләү һәм киптерү» темасына дәрес үткәрделәр. Дәреснең максаты – өлкән яшьтәге кешеләрне үсемлекләр дөньясы белән аралашырга өйрәтү.

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында балык тоту һәм актив ял яратучылар өчен балыкка бару оештырылды.

Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Онлайн-мошенниклардан ничек сакланырга» дигән мәгълүмати-профилактик акция оештырды һәм үткәрде.

Деменцияне профилактикалау айлыгы кысаларында Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы өй бүлеге белгечләре белән тренинг дәресе үткәрде. Өлкәннәрдә деменцияне профилактикалау турында сөйләштеләр.

Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган чаралар кысаларында Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль эш буенча белгече модульле оригами буенча мастер-класс үткәрде.

Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә тәрбияләнүчеләрнең танып белү активлыгын формалаштыру һәм ял итү эшчәнлеген тәэмин итү максатыннан белгечләр даими рәвештә төрле мәдәни-ял итү чаралары оештыра, алар үз эченә шәһәрнең төрле музейларына баруны да ала.

Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Ничек террорчылык корбаны булмаска» дигән темага антитеррористик юнәлештәге чара оештырдылар.

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Көйне танып бел» музыкаль уенын үткәрәләр. Чара шагыйрь-җырчы Михаил Таничның тууына 100 ел тулуга багышланды. Социаль хезмәт алучылар яшьлегендәге яраткан җырларын танып белделәр. Шулай ук мәдәни ялны оештыручы Наталья Котова шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International