«Талантлар салават күпере» республика конкурс-фестиваленә йомгак ясалды

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

15 сентябрьдә Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә психик тайпылышлары булган гражданнар өчен интернат-йортларда социаль хезмәтләр алучылар арасында «Талантлар салават күпере» республика конкурс-фестивале узды. Быел ул инде җиденче тапкыр уздырылды. Конкурс-фестивальдә 55 кеше катнашты. Конкурсантлар өчен бу үз казанышларын күрсәтү, тамашачы тарафыннан ишетелү, үз мөмкинлекләрен бәяләү, башкаларның дәрәҗәсен күрү, репертуарларны яңа әсәрләр белән киңәйтү, иҗади кыюлык, көндәшлек тәҗрибәсе, шулай ук актив үз-үзеңне тормышка ашыру өчен өстәмә стимул алу мөмкинлеге.

Конкурс-фестиваль нәтиҗәләре буенча жюри җиңүчеләрне билгеләде.

«Вокал» номинациясе:

1 урын – Яңа Чүриле психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты;

2 урын – Кама Аланы психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты;

3 урын – Яшел Үзән психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты.

«Нәфис сүз» номинациясе:

1 урын – Яшел Үзән психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты;

2 урын – Алабуга психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты;

3 урын – Кама Аланы психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты.

«Хореография» номинациясе:

1 урын – Казан психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты;

2 урын – Яшел Үзән психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты;

3 урын – Алабуга психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты.

«Концерт һәм шоу-программалар алып баручылары» номинациясе:

1 урын – Яңа Чүриле психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты;

2 урын – Казан психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты;

3 урын – Чистай психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты.

Фестивальдә катнашучылар тамашачыларга якты эмоцияләр бүләк иттеләр. Фестиваль бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International