Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Махсус транспорт» дигән юл йөрү кагыйдәләре буенча тематик дәрес уздырдылар.
Дәрес барышында балалар махсус транспорт төрләре һәм аларның хәрәкәт итү үзенчәлекләре белән таныштылар, мультфильм карадылар. Алган белемнәрен балалар сюжетлы уеннар вакытында ныгыттылар.
Мондый дәресләр балаларда юлда куркынычсыз тәртип өчен кирәкле күзаллаулар һәм күнекмәләр формалаштыра, юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы да, өлкәннәр дә, балалар да, билгеләнгән кагыйдәләрне үтәргә тиешлеген аңларга ярдәм итә.