5–10 сентябрьдә Липецк шәһәрендә III Халыкара инклюзив иҗади уеннар узды, анда инвалидлар, шулай ук инклюзив иҗади коллективлар мәдәният һәм сәнгатьтә югары казанышлар өлкәсендә ярыштылар.
Татарстан Республикасы исеменнән ярышларда «НеЗаМи» сукыр музыкантлар ансамбле, Лилия Лотфрахманова һәм Елизавета Владимирова катнашты.
Инклюзив уеннарда катнашучылар I һәм II дәрәҗә лауреатлар булдылар, алтын һәм көмеш медальләр алып кайттылар.